
Салават Фатхетдинов - Кайтам эле туган якларыма
Песня "Кайтам эле туган якларыма" - исполнителя Салават Фатхетдинов из альбома Сонлама - скачать в mp3 или слушать бесплатно.
Длительность: 4:30
Размер: 6.5Mb
Прослушано: 11175
Жанр:Татарская
Текст песни
Кайтам әле туган якларыма,
Сызылып алсу таңнар атканда,
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.
Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә нурлар сипкәндә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма,
Төнне ярып, кояш батканда,
Ак ефәк шәл булып, тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.
Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә нурлар сипкәндә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.
Кайтам әле туган якларыма,
Кояш көлтә нурлар сипкәндә,
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә.